ТР Иминлек советы һәм Икътисадый советның уртак утырышында инвестицион мохит һәм бизнеска административ басымны киметү турында сүз барды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Казан Кремлендә узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Тр Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.

Көн тәртибендә "Татарстан Республикасында инвестицион климат торышын яшырту һәм бизнеска административ басымны киметү чаралары турында" темасы булды.

"Республикада инвестицияләрне җәлеп итү үсешебез нигезе икәнен республикада төгәл аңладык инңе, һәм без шул юнәлештә уңышлы барабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - без инвесторларны инженер инфраструктурасына тоташтыру тәртибен җиңеләйтү чараларны гамәлгә ашырабыз; рөхсәт һәм теркәү документлары санын киметәбез; "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәте күрсәтү системасын үстерәбез; кече эшкуарлыкка ярдәм итүгә игътибар итәбез. Болар барысы да уңай нәтиҗәгә китерәләр. Шулай да проблемалар әлеге өлкәләрдә кала".

Татарстан инде өч ел дәвамында Инвестицион климат буенча илкълщм рейтингта Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урында тора. Әмма кайбер күрсәткечләргә игътибар итәргә кирәк.

Аеруча, Татарстан Президенты сүзләренчә, хакимият органнары һәм табигый монополияләр ягыннан басымга дучар булган компанияләр өлеше артуы борчу уята.

Аерым алганда, диде ул, андый компанияләр өлеше 12 процентка артты (2016 елдагы 15,36 проценттан 2017 елда 27,1 процентка кадәр). Әлеге тенденцияне республикада уздырылган төрле сорау алулар күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, экспертлар бәяләве буенча Россиядә гамәлдә ике миллионнан артык мәҗбүри таләп бар. Югары икътисад мәктәбе бәяләве буенча дәүләтнең күзәтчелек чараларына чыгымнары тулаем эчке продуктның 1,5 процентын тәшкил итә, ә бизнеска артык таләпләрне үтәү өчен йөкләмә ТЭП ның 6 процентына җитә.

Эшкуарлык эшчәнлеген яхшырту өчен чаралар кирәк, бигрәк тә административ киртәләрне киметү һәм бизнеска басымны юк итү өлкәсендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проблема республика өчен һәм гомумән ил өчен хас.

Шуннан ул искәрткәнчә, Россиядә 2016-2017 елларга контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар планы кабул ителде. Әлеге документ контрольне бер яктан "акыллы", һәм сыйфатлырак итүгә, икенче яктан - эшкуарларга басымны киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International