Котовскида моношәһәрләр өчен форум узачак

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

24 ноябрьдә Котовск "Моношәһәрләр. "Бизнес-Уңыш" форумын каршы алачак, ул беренче мәртәбә моношәһәр статусына ия булган һәм территорияләрен тулысы белән үстерүне планлаштыручы Россия муниципалитетларына юнәлдерелгән. Форум кысаларында "Бизнес-Уңыш" илкүләм премиясенең чираттагы сайлап алу этабы узачак.

Моношәһәрләрне үстерү проектлары соңгы елларда өстенлекле статусын яулады – муниципаль берәмлекләрдәге вәкилләрнең бу темага карата зур игътибары күп кенә төбәкләрдә инвестицияләрне җәлеп итүгә һәм тулы күләмдә социаль-икътисадый яктан төзекләндерүгә максат тотучы программаларны эшләргә булышты. Ноябрь азагында 2016 елда "Бизнес-Уңыш" премиясенең федераль этабында "Эшкуарлыкка ярдәм итүнең һәм инвестиция климатын яхшыртуның иң яхшы муниципаль тәҗрибәсе" номинациясендә финалдан җиңеп чыккан Котовск каласы "Бизнес территориясе – тормыш территориясе: моношәһәрләр" форумы кунакларын үзендә каршы алачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары һәм "Бизнес-Уңыш" илкүләм премиясенең Попечительлек советы рәисе Игорь Шувалов эшкуарларны хәзерге заманның чын геройлары дип атады һәм: "Федераль ресурсларны күпме генә бүлеп бирергә тырышсак та, барыннан да мөһимрәге – бизнеска комачауламау, сезнең инициативаларга теләктәшлек күрсәтү, тыныч кына эшләргә, эш урыннары булдырырга ирек бирү, – дип билгеләде. – Хәзерге вакытта без үсешнең шундый ноктасында басып торабыз ки, илне төзекләндерү, аны уңайлыклы итү эшен иң беренче нәүбәттә кече һәм урта звено эшкуарлары булдыра ала".

Чара Внешэкономбанк һәм коммерциягә карамаган, 2014 елда Внешэкономбанк тарафыннан гамәлгә куелган "Моношәһәрләрне үстерү фонды" оешмасы ярдәмендә узачак. Оешма моношәһәр статусына ия булган муниципаль берәмлекләрдә яңа инвестиция проектларын сафка бастырырга, проблемалы территорияләрдә эш урыннары булдыруга һәм социаль-икътисадый вәзгыяте аеруча катлаулы булган моношәһәрләргә актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итүне максат итеп куя, соңгылары 2014 елның 29 июлендәге РФ Монопрофильле муниципаль берәмлекләр исемлеге нигезендә безнең ил территориясендә якынча 99 тирәсе исәпләнә.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары һәм "Бизнес-Уңыш" илкүләм премиясенең Попечительлек советы рәисе Игорь Шувалов катнашыр дип көтелә. Мәскәүдә булып узган премия финалында ул эшкуарларны хәзерге заманның чын геройлары дип атады һәм: "Федераль ресурсларны күпме генә бүлеп бирергә тырышсак та, барыннан да мөһимрәге – бизнеска комачауламау, сезнең инициативаларга теләктәшлек күрсәтү, тыныч кына эшләргә, эш урыннары булдырырга ирек бирү, – дип билгеләде. – Хәзерге вакытта без үсешнең шундый ноктасында басып торабыз ки, илне төзекләндерү, аны уңайлыклы итү эшен иң беренче нәүбәттә кече һәм урта звено эшкуарлары булдыра ала".

Бер көн дәвамында чарага килүчеләр түләүсез нигездә мастер-классларда катнаша алачак һәм тематик күргәзмәләр белән танышачак, шулай ук коллегалары белән аралашу һәм бизнес-ярдәм өлкәсендә белгечләрдән квалификацияле консультация алу мөмкинлеген алачак. Моннан тыш, белем бирү сессияләре вакытында муниципалитетларның вәкилләре монопрофильле муниципаль берәмлекләрне үстерүдә һәм аларның социаль инфраструктурасын яхшыртуда яңа тенденцияләр хакында беләчәк. Форум кысаларында моношәһәрләр арасында кече һәм урта бизнес өчен инвестиция климатын яхшырту өлкәсендә иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр сайлап алыначак.

РТС-тендер, Россиядәге әйдәп баручы электрон мәйдан һәм премиянең генераль партнеры, "Мин – җиткерүче 2017" белем бирү экспресс-курсын тәкъдим итәчәк. База теориясеннән тыш, дәүләт сатып алулары өлкәсендәге консультацияләр ярдәмендә эшкуарлар интерактив рәвештә җиткерүче ролендәге эшнең барлык нечкәлекләренә өйрәнәчәк һәм электрон аукционда контрактлар төзеп карый алачак. Экспресс-укыту нәтиҗәләре буенча форумга килгән һәр кунак программа үтү турында сертификат алачак, шулай ук сатып алулар өлкәсендәге иң соңгы яңалыкларга туры китереп әзерләнгән уку-методик материалларга хуҗа булачак.

Сату географиясен киңәйтергә һәм җитештерү экспорты белән шөгыльләнергә планлаштыручылар өчен "Товарны чит ил базарларына чыгару өчен биш гамәли адым" дигән аерым түгәрәк өстәл әзерләнгән. РЭҮ төркеменең зур булмаган экспортерларына ярдәм итүне оештыру буенча директор Борис Игошин продукцияне тышкы базарларга этәрүнең гади булмаган процессын этаплап караячак: дәүләт ярдәме коралларыннан файдаланудан башлап экспорт проектлары өчен финанслар җәлеп итүгә кадәр.

Иң яхшы номинантларның казанышлары "Бизнес-Уңыш" конкурсының берничә, шул исәптән "Иң яхшы яшьләр проекты. Сергей Выходцев исемендәге номинация", "Иң яхшы экспорт проекты", "Иң яхшы интернет-проект", "Иң яхшы иҗади хезмәт проекты", "Иң яхшы җитештерү проекты" һәм "Иң яхшы хатын-кыз проекты" категорияләрендә билгеләп үтеләчәк.  Белдерелгән һәр номинация буенча экспертлар советы өч финалистның исемен атаячак, алар жюри каршысында финалда үз проектларының өстенлекләре һәм үзенчәлекләре хакында сөйләячәк. Гадәттәгечә форум старт алырга берничә көн калгач безнең сайтта шулай ук халык тарафыннан тавыш бирү ачылачак, аның йомгаклары буенча чара көнендә өстәмә рәвештә "Халык эшкуары" сайлап алыначак.

Финалга чыккан конкурсантлар үзләренең бизнеслары турында киң даирә кешеләренә сөйләп кенә калмыйча, ә алар арасында инвесторлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә һәм журналистлар да бар, шулай ук премиянең төп символын – "Алтын домкрат" статуэткасын оту мөмкинлегенә дә ия булачак. Һәр җиңүчегә бизнесны үстерү өчен 100 мең сум белән эквивалентланучы кыйммәтле призлар тапшырылачак: бу бизнес акселерациясе өчен укытуга сертификатлар да, халыкара һөнәри күргәзмәләргә юлламалар да, стажировкалар да, һәр яклап реклама һәм PR-ярдәм итү дә, "Альпина Паблишер" нәшриятыннан профильле әдәбият та.

"Бизнес-Уңыш" премиясе менә инде 7 ел рәттән барча Россия буйлап үткәрелә, илебезнең 60 төбәген колачлый. "ОПОРА РОССИИ" президенты Александр Калинин әйткәнчә: "Без дистә меңнәрчә кешеләргә уңышлы булырга ярдәм итәбез, ә премия лидерлары Россиядә генә түгел, дөньяда да таныла. Шул рәвешле, Россиянең икътисадый нигезе генә түгел, ә аның социаль-икътисадый базисы да үзгәрә".

Моношәһәрләрнең инициатив эшкуарлары һәм моношәһәр статусына ия булган муниципалитетлар үзләренең проектларын 12 ноябрьгә кадәр сайттагы анкетаны тутырып тәкъдим итә ала.

Форумның программасы – www.bsaward.ru/regions/kotovsk/program

Форумны оештыручылар – кече һәм урта эшкуарлыкның "ОПОРА РОССИИ" россиякүләм иҗтимагый оешмасы, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм РФ Иҗтимагый палатасы. Котовскидагы форум Внешэкономбанк һәм коммерциягә карамаган "Моношәһәрләрне үстерү фонды" оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Генераль партнеры – РТС-тендер электрон мәйданчыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International