Татарстан Республикасы "Kazbuild 2017" халыкара күргәзмәсендә коллектив экспозиция тәкъдим итәчәк

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 5 сентябреннән 8енә кадәр Казакъстан Республикасының Алмата шәһәрендә 24 нче "Kazbuild 2017" Казакъ халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсе уза.

Бу килүчеләрнең составы буенча тармактагы иң профессиональ күргәзмә. Үзәк Азиядәге экспозициясенең мәйданы һәм катнашучыларының саны буенча махсуслаштырылган иң зур күргәзмә. "Kazbuild 2017" күргәзмәсендә түбәндәге тармак юнәлешләре тәкъдим ителә:

– төзелеш;

– интерьер;

– тәрәзә технологияләре;

– керамика һәм таш.

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта  эшкуарлык предприятиеләренә күргәзмәдә катнашу мөмкинлеген оештырды. ИП Фомахин Д.А., "Екоммерс Флагман" ҖЧҖ, "Трис" ҖЧҖ, "Инновацияле технологияләр" ҖЧҖ, "ТензоТехСервис" ҖЧҖ, "Вентал" ҖЧҖ, "Ферекс сәүдә йорты" ҖЧҖ, "Мастер Klein" бердәм коллектив экспозициясе булып Татарстанны тәкъдим итә.

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International