Республика эшкуарларын "Инновацияле эшкуарлык. Инновацияләргә ярдәм фондының яңа грантлары" түгәрәк өстәле эшендә катнашырга чакыралар

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 22 сентябрендә "Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Инновацияле эшкуарлык. Инновацияләргә ярдәм фондының яңа грантлары" темасына түгәрәк өстәл булачак.

Түгәрәк өстәл эше кысаларында инновацияле эшкуарлыкка ярдәм итү, Инновацияләргә ярдәм фондының теләктәшлек программаларында катнашу һ.б. кагылышлы мәсьәләләр телгә алыначак.

Түгәрәк өстәлнең модераторы булып "Казан милли тикшеренү технология университеты" ЮББ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Сергей Юшко чыгыш ясаячак. Бу чара спикерлары булып Инновацияләргә ярдәм фондының генераль директоры Сергей Поляков, Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры урынбасары Андрей Микитась чыгыш ясаячак.

Форумда катнашу форумның www.tatforum.org сайтында мәҗбүри теркәлгән очракта түләүсез була.

Чара Николай Ершов урамы, 1а адресы буенча урнашкан Korston Club Hotel бинасының Достоевский залында узачак.

Форум турындагы тулырак мәгълүматлар белән чараның рәсми http://tatforum.org/ сайтында танышырга була.

Теләге булган эшкуарларның барысын да түгәрәк өстәл утырышында катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International