Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "ИнноКам" концепциясенең өстенлек проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында сөйләшүгә багышланган киңәшмә булды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында икътисад министры Артём Здунов рәислегендә "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү концепциясе кысаларында сәнәгатьне, транспорт һәм тимер юл инфраструктурасын үстерү буенча өстенлекле проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышуларга багышланган эшлекле киңәшмә булды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Киңәшмә барышында Концепциянең сәнәгатьне, транспорт һәм тимер юл инфраструктурасын үстерү, асылда, Соколка авылы (Соколка күпере) районында Чулман елгасы аша күпер төзелешен дә кертеп, "Идел" М-7 федераль автомобиль юлын Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре белән тоташтыручы автомобиль юлын, Түбән Кама шәһәрендә трамвай линияләре, Комбинат алды станциясе районында "Көньяк" автомобиль юлында ике юлүткәргеч төзү, Зәй дәүләт район электр станциясен үзгәртеп кору, Чулман агломерациясенең энергетика инфраструктурасы объектларын үстерү һәм башкалар буенча өстенлекле проектларны тормышка ашыруның киләчәге каралды, шулай ук быелның IV кварталында булачак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад Советына әзерлек кысаларында чаралар үткәрү буенча кайбер проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышынды һәм бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International