Татарстан Республикасында Томск өлкәсе эшкуарлары булып китте

2017 елның 8 сентябре, җомга

2017 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәрге чорда Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрлары әзерләү буенча Дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Томск өлкәсеннән яшь эшкуарлар булып китте. Визитны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы һәмТатарстан Республикасының Идарә кадрлары әзерләүнең Президент программасы чыгарылышлары ассоциациясе оештырды.

Сәфәр барышында Томск өлкәсе эшкуарлары, үзләренең мәнфәгатьләренә туры китереп, Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты, республика предприятиеләрендә булды, "Эшкуарлык фабрикасы" проектында катнашучылар белән очрашты, IT-паркка сәфәр кылды.

Соңгы көндә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Томск өлкәсе эшкуарлары өчен Казан шәһәренең әйдәүче предприятиеләрендә стажировка нәтиҗәләре" темасына хисап конференциясе узды. Томск өлкәсеннән килгән эшкуарлар программаның бай һәм файдалы булуы турында билгеләп үттеләр, эшлекле элемтәләр урнаштырылды, хезмәттәшлек итү турында килешенгәлекләргә ирешелде.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Томск өлкәсе эшкуарларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International