Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы махсус икътисад зоналары резидентлары өчен яңа преференцияләр әзерләячәк

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Махсус икътисад зоналарының (МИЗ) инвестиция ягыннан кызыксындыргыч үзлеген арттыру РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Ипморталмаш" халыкара форумында оештырылган түгәрәк өстәлнең төп темасына әверелде. Анда министрлыкларның, МИЗ идарәче компанияләренең вәкилләре һәм инвесторлар катнашты.

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы хәзерге вакытта МИЗ инвестиция ягыннан кызыксындыргыч дәрәҗәсен арттыру өчен төрле чаралар эшли.

Махсус икътисад зоналары турындагы законнарга үзгәрешләр әзерләнгән. "Хәзерге вакытта потенциаль инвесторлар резидент статусын алу өчен МИЗ идарәсе органнарына тапшыра торган бизнес-планны инвестиция проектының кыска паспортына алмаштырачакбыз. Бу хәл мөрәҗәгать итү документларын әзерләгәндә вакыт һәм хезмәт сарыфларын сизелерлек дәрәҗәдә киметү мөмкинлеген бирәчәк", – дип хәбәр итте Икътисадый үсеш министрлыгының Төбәк үсеше департаменты директоры урынбасары Эльмира Әхмиева.  "Потенциаль резидентлардан заявкаларны карап тикшерү вакытларын да сизелерлек дәрәҗәдә киметү күздә тотыла. Резидент статусын алу өчен документларның тулы җыелмасын тапшырган мизгелдән алып таныклык бирелгән вакытка кадәр иң күбе 15 эш көне узачак, шул ук вакытта заявканы күзәтүчелек һәм экспертлык советлары тарафыннан карау таләп ителмәячәк".

Махсус икътисад зоналарында шулай ук комплекслы мәгълүмат платформасын кертү дә планлаштырыла, аның аша инвесторлардан башлап федераль министрлыкларга, ведомстволарга һәм контроль-күзәтчелек органнарына кадәр – проектта катнашучыларның барысы арасында да хезмәттәшлек итүнең нигезе төзеләчәк.­

Моннан тыш, хәзерге вакытта субъектларга МИЗ инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарны компенсацияләү механизмы да эшләнә. Ул идарәче компанияләргә кертемнәр бирү тәҗрибәсеннән китәргә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International