Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының Португалиядәге мактаулы вәкиле Игорь Золкин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов быел май аенда Лиссабонга визиты барышында Татарстан делегациясенә күрсәткән кунакчыллыклары өчен министрга рәхмәт белдерде. «Без берничә уңышлы рәсми һәм эшлекле очрашу уздырдык, Португалия-Татарстан эшлекле форумында катнаштык, берничә килешү имзаладык, фәнни-технологик паркта булдык, шулай ук кайбер юнәлешләр буенча Португалия тәҗрибәсе белән таныштык», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул искәрткәнчә, Конфедерацияләр кубогы көннәрендә Казанга Португалия Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш та килеп киткән

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласында мөһим вакыйга – Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия утырышы уза. «Без үз ягыбыздан чара югары дәрәҗәдә узсын өчен мөмкин булганның барысын да үтәячәкбез, ә Сезнең республикабызда булуыгыз бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын», - диде Рөстәм Миңнеханов Кабрал әфәндегә.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу каталаулы сәяси шартларда Татарстан төбәк дәрәҗәсендә Россия-Португалия хезмәттәшлеген ныгытуга үзеннән өлеш кертергә әзер.

«Безнең республика Португалия партнерлары белән эшлекле багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирә. Без сезгә ягулык, каучук, агач әйберләре китереп торабыз. Португалиядән безгә автомобильләр һәм төрле җайланмалар кертелә. Без сезнең ил белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтергә, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруны арттырырга телибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Португалия берләшкән Европа шартларында яшәүгә карамастан, безнең ил Россия белән ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүен дәвам итә, диде Мануэл Калдейра Кабрал. «Россия икътисадый кризистан соң актив рәвештә алга бара. Бүген икътисад үсеше 2 проценттан артып китә. Бу безнең өчен хезмәттәшлекне ныгытуда яңа мөмкинлекләр ача», - дип белдерде Португалия Икътисад министры.

Португалия Россиягә урман янгыннарында күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтле.

Кабрал әфәнде хәбәр иткәнчә, бүген 500ләп Португалия компаниясе Россия белән хезмәттәшлек итә.

Мануэл Калдейра Кабрал билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең икътисады һәм сәнәгате үсеше алга киткән алдынгы төбәкләреннән берсе. «Ышанам, без монда яңа эшлекле партнёрлар табарбыз», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International