Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында идарәлек кадрлары әзерләүне оештыру буенча төбәк комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Президенты программасын тәмамлап чыгучылар ассоциациясе катнашында түгәрәк өстәл булды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында идарәлек кадрлары әзерләүне оештыру буенча төбәк комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Президенты программасын тәмамлап чыгучылар ассоциациясе катнашында түгәрәк өстәл булды.

"Идарәлек кадрлары әзерләүне оештыру буенча федераль ресурслар үзәге" ФБУ директоры А.Бункин тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары А.М.Талыбов исеменнән Татарстан Республикасында Программаның 20 еллыгы уңаеннан очрашуда катнашучылар адресына сәламәтләү укылды.

Төбәк комиссиясенең (А.Шәмсиев), Программаны тәмамлап чыгучылар ассоциациясенең (Р.Зәйнетдинов), шулай ук мәгариф оешмаларының: Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Казан дәүләт медицина университетының югары эш сыйфаты аерым билгеләп үтелде.

Программаны үтәү йомгаклары турында, шул исәптән аның чит ил компоненты, шулай ук, Программаны тәмамлап чыгучылар өчен Россия эчендә стажировкалар оештыруның уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү мәсьәләләрен дә кертеп, аны Республикада үстерүнең мөмкин булган юнәлешләре хакында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International