Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр

2017 елның 29 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 2017 елның 29 сентябрендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан республиканы социаль-икътисадый үстерүдә гомере буе көчен һәм белемнәрен фида кылган Министрлык ветераннары өчен гадәткә кергәнчә тантаналы чара үткәрелде.

Министр һәм министрлык коллективы исеменнән ветераннарны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин котлады. Шуннан соң күңелләре белән һәрчак көр булган өлкән буын вәкилләре өчен концерт һәм бәйрәм өстәле әзерләнгән иде.

Министрлык ветераннары белән аралашу вакытында үткән юл һәм уртак эш турында күп кенә хатирәләр искә алынды һәм җылы сүзләр әйтелде. Әлеге очрашу иркен һәм җылы шартларда узды. Кунаклар җылы каршы алулары һәм җанлы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Министрлык җитәкчелегенә һәм коллективына тирән рәхмәтле булу сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International