Бизнес вәкилләрен Казакъстан Республикасы Костанай өлкәсе делегациясе белән очрашуга чакыралар

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Казакъстан Республикасы Костанай өлкәсе делегациясе белән очрашуга чакыра.

Татарстанның бизнес вәкилләре гарызнамәсе буенча Казакъстан Республикасы Костанай өлкәсе делегациясе әгъзалары белән очрашу оештырылачак.

Катнашу өчен заявкаларны e-mail: kaztrade.kzn@gmail.com электрон почтасына җибәрегез яисә 8 987 413-36-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International