Татарстанда Иделне чистарту буенча чараларны гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.

Министр билгеләгәнчә, планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру шартларында һәм финанслар бүлеп бирелгәндә Идел бассейнындагы су объектларына пычрак сулар агызуның күләме 60%ка кимергә тиеш.

“Беренче чиратта Идел бассейнындагы әйләнә-тирә мохитның торышын билгеләүче экологик мониторингны көчәйтергә кирәк, шулай ук ТКХның чистарту корылмаларын яңартуны һәм төзүне дәвам итәргә”, - диде министр.

Идел дөньядагы елгалар арасында озынлыгы буенча 16 нчы урынны алып тора. Елганың гомуми озынлыгы - 3530 км, Татарстан территориясендәге озынлыгы - 200 км. Иделдә 8 төп гидроузеллар урнашкан, алар сәнәгать предприятиеләрен һәм Идел буендагы халыкны энергия белән тәэмин итә.

Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларында суга баткан суднолар буенча эшләр дә каралган, дип җиткерде Фәрит Абделганиев. Аның сүзләренчә, суга баткан судноларның исәбен алу буенча киң күләмдә эш башкарылган, алар 100гә якын икән. Кайберләре чыгарылса да, күбесе шунда калачак.

Табигатьне саклау дәүләт программасы буенча Татарстанның 32 су объектында начар тәэсир итүне туктату буенча 547,1 млн сумга эшләр башкарыла, шул исәптә 21 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясала. Шуларның 16сы - федераль бюджет акчасына, 5есе - республика бюджеты акчасына.

Министр билгеләгәнчә, 500дән артык су буйларында законсыз төзелгән корылмалар алынган, 1,7 мең су саклау законын бозу фактлары ачыкланган һәм бетерелгән.

Республикада Казансуның Арча, Биектауга кергән ярларында киң күләмдә агач-куаклыклар утырту планлаштырыла. “Сулыклардагы зәңгәрле-яшелле суүсемнәргә каршы көрәштә су саклау зоналарына урманнар утырту нәтиҗәле булачак”, - дип йомгаклады Фәрит Абделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International