Әсгать Сәфәров Татарстанның чит илләр белән рәсми элемтәләр башлавына 25 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты

2017 елның 3 ноябре, җомга

Кичә Казанда, ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында, “РФ төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстанның чит илләр белән рәсми элемтәләренең 25 еллыгына багышлана.

Бу чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт хакимияте органнары, халыкара оешмалар, Россия һәм чит илләрнең фәнни-мәгариф институтлары, экспертлар бергәлеге вәкилләре катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның конференциядә катнашучыларга юллаган сәлам сүзләрен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илебез субъектлары арасындагы халыкара тышкы икътисади мөнәсәбәтләр Россиянең динамик үсеш нигезе булып тора.

“Тышкы сәяси вәзгыять катлаулы, дөнья базары тотрыксыз булуга карамастан, без киләчәккә өмет белән карыйбыз, үзебезне күпмилләтле илнең бер өлеше дип хис итәбез”, - дип билгеләде ул.

ТР Президенты ачыклаганча, Татарстанда инвестицион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыру, уртак проектларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

“Казан эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу мәйданчыгы, зур халыкара чаралар уздыру урынына әверелә бара”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм конференциядә катнашучыларга уңышлы эшләү, тәҗрибә, белем һәм идеяләр алмашуны теләде.

Конференция барышында шулай ук Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән дә сәламләү сүзләре укылды.

“РФ төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция 2-3 ноябрьдә узачак. Бу чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International