Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кыргыз Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2017 елның 15 декабре, җомга

Икътисад һәм сәүдә өлкәсендә багланышларны ныгыту, шулай ук фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү максатларында 2017 елның 15 декабрендә Алтынчы Россия-Кыргызстан төбәкара конференциясе кысаларында Бишкек шәһәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Кыргыз Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында үткән чарада килешүгә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Кыргыз Республикасы икътисад министры Артём Новиков кул куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International