"Махсус икътисад зоналары" АҖ Татарстан Республикасына "Иннополис" һәм "Алабуга" МИЗ буенча акцияләрне 100% дәрәҗәсендә тапшырды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Акцияләрне тапшыру турында карар "Махсус икътисад зоналары" АҖ белән Татарстан Республикасы тарафыннан 2017 ел азагында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "100 процент күләмендә акцияләре Россия Федерациясенеке булган "Махсус икътисад зоналары" акционерлык җәмгыяте мөлкәтен Россия Федерациясе мөлкәтенә һәм Россия Федерациясе субъектлары мөлкәтенә түләүсез нигездә тапшыру буенча чаралар планы ("юл картасы") раслау турында" 2017 елның 04 октябрендәге 2155-р номерлы боерыгын үтәү кысаларында кабул ителгән иде. Әлеге карар буенча Татарстан Республикасына "Махсус икътисад зоналары" федераль акционерлык җәмгыятеннән түләүсез нигедә номинал хакы 32 миллиард сум тирәсе булган якынча 32 млн МИЗ акциясе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International