Татарстан Республикасы делегациясе Дагыстанда булды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Делегация составына Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО генераль директоры Андрей Афонин, аның урынбасары Азат Гайнетдинов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" КО директоры Тимур Тимергалиев керде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан вәкилләре "Дагыстан Республикасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк" ДР ДАУ, "Уйташ" инвестиция мәйданчыгында һәм "Аврора" индустрия паркында, "АгроМир" ҖЧҖ, "Каспийск табаклы пыяла заводы"нда һәм идән плиткасы белән керамик гранит җитештерү буенча "Мараби" заводында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International