Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен "Авыл хуҗалыгы - AgroWorld Uzbekistan 2018" халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра, әлеге чара 2018 елның 14 мартыннан 16сына кадәр Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә узачак.
Урыннарның чикләнгән булуын исәпкә алып, катнашуда кызыксынган эшкуарларның 2018 елның 1 февраленә кадәр үз карары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә (843) 524-76-70 телефоны яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре, шулай ук күздә тотылган экспонат продукцияләренә тасвирлама һәм фото җибәрүләре сорала.