Мәскәүдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Мәскәүдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Экспертлар советы утырышы узды. Уйлап табулар һәм рационализаторлык, интеллектуаль милек, инженерлык эше, балаларның фәнни һәм техник иҗаты мәсьәләләре каралды.

Фикер алышуларда интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү һәм яклау проблемалары үзәк тема булды.

Утырышта шулай ук инновацияле эшчәнлекне яңа белемнәрне һәм перспективалы технологияләрне генерирлаштыру чаралары буларак үстерү мәсьәләләре, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү проблемалары, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен патентлау һәм яклау өлкәсендә хокукый җайга салуны үстерү мәсьләләре каралды.

Күрсәтелгән темалар буенча доклад белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Федераль сәнәгать милеге институты (Роспатент) һәм  Сколково Фонды вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш эшендә Татарстан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International