Татарстаннан WorldSkills җиңүчеләре Финляндиядә чыгыш ясарга әзерләнә. Яшь профессионаллар белән Фәрит Габделганиев очрашты

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев WorldSkills Russia чемпионаты чараларында катнашучылар белән очрашты. Ул "Эшкуарлык" компетенциясе буенча яшь профессионалларның әзерлеге белән танышты.  Җыелма команда апрель ахырында Ярославльдә сайлап алу чемпионатында катнашачак. "Сез республиканы тәкъдим итәсез һәм шуның белән генә дә сез бу эшне башкарып чыга алуыгызны исбатладыгыз. Планка югары куелган, без һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер", – дип белдерде икътисад министры. Хәзерге вакытта инглиз теле, кейсларны чишү, командада эшләү күнекмәләрен шомарту һәм проектларны презентацияләү буенча дәресләр уздырыла. 

Очрашуда узган елда җиңү яулаганнардан Карина Халеева да бар иде. Аның командасы "Яшь профессионаллар" V Милли чемпионатның  (WorldSkills Russia – 2017) финалында лидерлыкка чыккан иде. хәзер ул илебез исеменнән Финляндиядә Taiyaja – 2018 (Finnish National Skills Competition) чемпионатында чыгыш ясарга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International