РФ Икътисадый үсеш министрлыгы: "Татарстандагы сәнәгать паркларын үстерү иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак тиражланырга лаеклы"

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Сәнәгать паркларын үстерүгә Татарстан Републикасының карашы иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак тиражланырга лаеклы, дип саныйлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгында.  Төгәл бүлеп бирелгән территориядә КУЭ өчен яңа производстволар төзү һәм үстерү өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин ителә. Республикада сәнәгать мәйданнарын төзү тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин уртаклашты. Мәскәүдә 2018 елда бюджетларына кече һәм урта эшкуарлыкка, крестьян хуҗалыкларын кертеп, дәүләт ярдәме күрсәтүгә, шулай ук яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирелә торган Россия Федерациясе субъектлары чараларын карау һәм килештерү комиссиясе утырышы булды.

 Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2005 елдан башлап кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү федераль финанс программасын гамәлгә ашыра, ул кече һәм урта эшкуарлыкны, инновация өлкәсендә бизнес активлыгын үстерүне стимуллаштыруның бер коралы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International