Максим Орешкин: "Хәзер Татарстанда башкарыла торган барлык эшләр – булган инфраструктурадан нәтиҗәле файдалану ул"

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы коллегиясе булды. 2017 елга йомгак ясадылар, быелга һәм якын перспективага планнар турында фикер алыштылар.  "Икътисадый үсеш министрлыгы өчен иң мөһиме – инвестицияләр. Бизнес өчен булган гаять зур мөмкинлекләрнең миллионлаган кеше өчен акча эшләүнең реаль ысулына әверелүе мөһим", – дип билгеләп үтте Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.

Инфраструктураны үстерү Россиянең икътисадый үсешен тизләтү өчен төп мәсьәлә булып тора, дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин: "Хәзер Татарстанда башкарыла торган барлык эшләр – булган инфраструктурадан нәтиҗәле файдалану ул". Коллегиядә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев аңлатканча, республикада "Алабуга", "Иннополис" махсус икътисадый зоналары уңышлы эшли, Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән "Чаллы" ТОСЭР,  якынча 2 мең эш урынын тәэмин итеп, үзенең нәтиҗәлелеген исбатлап өлгерде инде. бер-берсенә бәяләнгән инвестиция  һәм инфраструктура проектлары комплексы Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган "ИнноКам" Концепциясендә каралган, – дип хәбәр итте министр. "Барлык сәнәгать паркларының 10 проценты Татарстанда урнашкан һәм монда бөтен ил резидентларының 30 артык проценты теркәлгән. Һәм без ел саен бу күрсәткечләрне арттырабыз.  Кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл районнарында эш белән тәэмин итүне саклап калуга һәм аларда яңа өстәлмә бәяне булдыруны күз алдында тоткан проектлар аеруча әһәмиятле", – дип саный Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International