Парламент тыңлаулары: кече бизнеска салым йөкләмәләрен һәм административ йөкләмәләрне оптимальләштерү таләп ителә

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советының Кече залында парламент тыңлаулары узды, анда депутатлар һәм республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре эшкуарларның актив катнашында Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТРда кече һәм урта эшкуарлыкны (КУЭ) үстерү турындагы төп доклад белән республика икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин чыгыш ясады.  Республикада якынча 170 мең КУЭ субъекты эшчәнлек  алып бара, узган елда аларның гомуми әйләнеше 1,7 триллион сумга җитте.

Республиканың тулаем төбәк продуктына кече бизнестан керә торган акчаларны арттыруның мөһим юнәлешләреннән берсе эшкуарлык инфраструктурасын үстерү проекты булырга тиеш. РФ Икътисадый үсеш министрлыгында "Минем бизнес-паркым" проекты эшләнә, аның концепциясе федераль дәрәҗәгә Татарстан Президенты инициативасы белән чыгарылды.  РФ Икътисадый үсеш министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Татарстан тәкъдим иткән юл билгеле бер территориядә яңа производстволар төзү һәм үстерү өчен максималь уңайлы шартларны тәэмин итә торган иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе буларак таратылуга лаек.

Икътисад министры урынбасары шулай ук эшкуарларга тышкы базарларга чыгу, КУЭ субъектларын икътисадның күләгәдәге секторыннан алып чыгуга ярдәм итү буенча комплекслы эш алып барылу хакында сөйләде, шулай ук кече бизнеска салым йөкләмәләрен  һәм административ йөкләмәләрне оптимальләштерү хисабына КУЭ өлешен 40% ка арттыруның таләп ителүе турында җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International