Яңа буын кадрлары: "WorldSkills һөнәргә тирәнрәк керергә һәм аны тәҗрибә ягыннан чыгып өйрәнергә ярдәм итә"

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Казан кооператив институтында WorldSkills  стандартлары буенча вузлар арасында сайлап алу чемпионаты ачылуга багышланган "Яңа буын кадрлары" темасына түгәрәк өстәл булды. Анда хәрәкәт партнерлары һәм экспертлары, "Эшкуарлык", "Туризм" һәм "Экскурсия хезмәтләре күрсәтү" компетенцияләре буенча конкурсантлар катнашты.

Түгәрәк өстәл вакытында хәрәкәт модульләренең һәм вузара конкурсларның конкурс биремнәре эчтәлекләренә бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Егет-кызларга республикада бизнесны үстерү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" ДКУ җитәкчесе Равил Сираҗиев сөйләде. Ул аларга яңа эшкуарлык компетенцияләрен үзләштерүдә уңышлар теләде. Конкурсантлар исә WorldSkills хәрәкәте аларга һөнәргә, аның асылына тирәнрәк төшенергә һәм аны практика ягыннан танып белергә булыша, дип билгеләп үттеләр.

Түгәрәк өстәл вакытында махсус һөнәр оешмасы базасында хәрәкәт модульләренең һәм вузара конкурсларның конкурс биремнәре эчтәлекләренә бәйле мәсьәләләр бихисап күтәрелде. Ярышлар атна ахырына кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International