Татарстан Икътисад министрлыгы тәҗрибәсен Карачай-Черкес Республикасы делегациясе өйрәнде

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты.  Кунакларга күпфункцияле үзәкләр эшенең ничек оештырылуы һәм бизнес өчен административ киртәләр булып торган каршылыкларны җиңәр өчен башка уйлап табулар турында сөйләделәр. уңай инвестиция климаты булдыру, шулай ук инвестицияләр активлыгын арттыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора, дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев. Республикада кирәкле бөтен инвестиция законнары бар. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасын үстерү юнәлешләрен билгели торган төп документ – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе. Стратегиянең төп максаты – республиканың конкурентлыкка сәләтле тотрыклы регион булып үсүе.

Татарстан Республикасында төбәккә инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган кирәкле инфраструктура төзелгән. Республиканың үсеш институтлары составына түбәндәгеләр керә: Сәнәгать-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисадый зонасы ("ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ), Техник кертү тибындагы "Иннополис" махсус икътисадый зонасы", "Химград" технополисы, индустриаль парклар, технопарклар, шулай ук 5 инвестиция һәм венчур фонды. Инвестиция инфраструктурасының уңышлы эшләвенең ачык мисалы – Кама кластерына керә торган һәм Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре махсус икътисадый зона булып торган Сәнәгать-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисадый зонасы. Резидентлары исемлегендә бөтен дөньяга танылган Ford, 3М, Rockwool, Air Liquide, Armstrong кебек компанияләр бар.  "Алабуга" МИЗга резидентлар буларак 56 компания җәлеп ителгән, сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген 23 резидент башкара. 6,3 меңнән артык эш урыны булдырылган. Резидентлар төп өч кластерга карый: автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерү, полимерларны әзер продукциягә эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү. Моннан тыш, резидентларның азык-төлек сәнәгате, агач эшкәртү, пыяла ясау, композицион материаллар җитештерү, машина төзелеше өлкәсендәге проектлары гамәлгә ашырыла.

Иннополис шәһәре һәм техник кертү тибындагы "Иннополис" махсус икътисадый зонасы интенсив үсеш стадиясендә, алар иң яхшы инновацияле уйлап табулар эшләнә һәм коммерцияләштерелә торган яңа заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләренең Россия үзәге булырга тиеш.  "Иннополис" МИЗ резидент компанияләргә икътисадый хезмәтләрнең һәм преференцияләрнең киң спектрын күрсәтә.

Инвестицияләрнең уйланылган гомуми күләме якынча 11 млрд сум булган 61 компания 2018 ел башына  "Иннополис" МИЗ резидентлары булып тора.

Иннополис төзүнең беренче этабында 5 мең кеше өчен торак төзелгән. 2 меңнән артык югары квалификацияле белгеч эшләү өчен шартлар тудырылган.

Шулай ук Иннополисның иң әһәмиятле өлешләреннән берсе – тәүге федераль IT-университет төзелде (Казан (Идел буе) Федераль Университы һәм АКШның алдынгы Carnegie Mellon IT-университеты белән берлектә). Бу Россиянең заманча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем бирүдә һәм фәнни тикшеренүләрдә махсуслашкан яңа югары уку йорты. Мөгаллимнәр составы  IT һәм робототехника өлкәләрендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләреннән гыйбарәт. Уку-укыту программалары, Иннополисның резидент компанияләрендә эшләү өчен белгечләрнең сыйфатлы агымын булдырып, бизнесның һәм индустриянең актуаль ихтыяҗларын күз алдында тотып төзелгән.

Төбәк инфраструктурасын үстерүгә муниципаль дәрәҗәдәге 63 сәнәгать мәйданы үзеннән зур өлеш кертә, аларда 442 резидент эшчәнлек алып бара, 8,1 меңнән артык эш урыны булдырылган.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International