Макроикътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, финанс базарларының торышы һәм үсеш перспективалары турында Казанда бизнес-конференциядә фикер алышачаклар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Гомуми макроикътисадый вәзгыятьне, Россиядәге  соңгы икътисадый вакыйгаларны исәпкә алып, финанс базарларының хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары турында Казанда  «FINPORT» бизнес-конференциясендә фикер алышачаклар. Бу базарларны үстерү өчен программаларны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миөнеханов куйган бурыч булып тора. Татарстанда корпоратив облигацияләр базарын үстерү буенча эшче төркем төзелде. Моның белән республика предприятиеләренең яңа финанслау формалары, шулай ук бизнеска ярдәмнең яңа формалары барлыкка киләчәк, алар облигация заемнары аша акчалар, урнаштыргандагы чыгымнарны компенсацияләү өчен субсидияләр җәлеп итү мөмкинлеген һ.б. үз эченә ала. Моңа бәйле рәвештә предприятиеләрне финанслауның һәм ярдәм программаларының яңа мөмкинлекләре, яңа формалары турында белү һәр предприятие өчен мөһим. Бизнес-конференция шулай ук - нәтиҗәле эшләү өчен предприятиеләргә нәрсәнең кирәк булуын, безнесның нинди ихтыяҗлары булуын, эшне нәтиҗәле булырлык итеп ничек коруны билгеләү мөмкинлеге ул.

 Бизнес-конференциянең аерым бүлеге тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучыларның эше өчен актуаль булган кыска вакытлы базарда эшләгәндәге яңа мөмкинлекләргә багышланачак.

Фикер алышу өчен сораулар:
– корпоратив сектор өчен капитал җәлеп итүнең яңа мөмкинлекләре;
 – компанияне капитализацияләү нинди проблемаларны хәл итә ала: хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм яңа фондларны яңарту өчен мөмкинлекләр;
–Россия Банкы эшчәнлегендә озак вакытлы базарны үстерү;
– кредит рейтинглары. Рейтинглар бирү методологиясе һәм процедуралары;
– биржа облигацияләрен һәм дәүләт гарантиясе булган облигацияләрне урнаштыру тәҗрибәсе;
– акча базары;
 – валюта базары;
 – кыска вакытлы базар;
 – инновацияләр һәм инвестицияләр базары;
— фондлар базары.

«FINPPORT»:конференциясе экспертлары составында түбәндәгеләр бар:  ТР Икътисад министлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Үзәк Банкы, «Московская биржа» ГАҖ,  «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы, Тр Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан  Инвестиция-венчур фонды вәкилләре, әйдәүче вузлар – финанс базарлары һәм финанс инжинирингы кафедралары вәкилләре,  консалтинг  компанияләр, брокер компанияләр вәкилләре, Татарстанның иң эре предприятиеләре генераль директораты, компанияләрнең финанс хезмәтләре җитәкчеләре һ.б.

Чараның датасы: 27 апрель, 11.00 – 18.00. Үткәрелү урыны: «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы, «Адмирал» конференц-залы.

Чарада катнашу өчен  http://finport.org сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 212 20 77, 8 962 56 39 808, 8 987 420 13 47, 8 953 404 50.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International