Тиздән билгеләп үтеләчәк бөек дата белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Нина Курганованы котлады. Ул Татарстан АССРның Дәүләт план комиссиясендә 25 ел эшләгән, сугыштан соңгы чорда икътисадны үстерүгә өлеш керткән. Һөнәри эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән була. "Сез үз мисалыгызда туган җирне, үз эшеңне ничек яратырга кирәк икәнлеген һәм Ватан хакына югары нәтиҗәләргә ирешү теләге нинди булырга тиешлеген күрсәттегез," - дип билгеләп үтте икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев.
ТР ИМ матбугат хезмәте