Бүген Дагыстаннан икътисад һәм территориаль үсеш министры Осман Хасбулатов җитәкчелегендәге делегация Эшкуар йортында булып китте. Кунаклар Татарстанның икътисадый потенциалы һәм социаль-икътисадый үсеше турында белделәр, республиканың Икътисад министрлыгының эшләү тәҗрибәсен өйрәнделәр һәм хезмәттәшлекнең булырга мөмкин юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Эшмәкәрләр өчен уку-укыту программасы Дагыстан делегациясендә аеруча кызыксыну уятты.
ТР ИМ матбугат хезмәте
ТР ИМ матбугат хезмәте