Бүген Фәрит Габделганиев "ИНВЕНТ" компанияләр төркемендә һәм химия технологияләре сферасындагы инжиниринг үзәгендә булды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Лаеш районына барды. Ул "ИНВЭНТ" Компанияләр төркеме һәм "Химия технологияләре сферасында төбәк инжиниринг үзәге" АҖ эше белән танышты.

"ИНВЭНТ" - ул заманча җитештерү-инжиниринг холдингы, анда җитештерелгән продукция һәм хезмәтләр челтәр һәм генерацияләүче компанияләргә, сәнәгать предприятиеләренә, нефть һәм газ табу һәм аеру, металлургия, төзелеш тармагы предприятиеләренә, торак-коммуналь хуҗалык һәм авыл хуҗалыгына, метрополитен һәм тимер юл компанияләренә йөз тота. "ИНВЭНТ" КТ эшчәнлегенә түбәндәге төп юнәлешләр керә:

- кабель-үткәргеч продукциясе җитештерүе ("ТАТКАБЕЛЬ");

- электротехник продукция җитештерү ("ИНВЭНТ-Электро", "ТатЭК", "УЭМЗ");

- җылылык изоляцияле торбалар җитештерү («Таттеплоизоляция»);

- энергетика һәм башка сәнәгать объектларының инфраструктур төзелеше ("Э-лайн");

- төрле билгеләнештәге төзелеш металл конструкцияләрен һәм технологик җиһазлар ясау ("ИТС-МК", "ЭЭМК");

- электротехник һәм ут-техник продукцияне  күмәртәләп һәм ваклап сату ("ТД ИНВЭНТ").

Химия технологияләре сферасында төбәк инжиниринг үзәге химия тармагы сферасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен төзелгән.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International