Россия һәм Кыргызстанның цифрлы икътисадының перспективалы юнәлешләре турында 15 июньдә Чиләбедә фикер алышачаклар

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә  Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.

Әлеге конференция кысаларында пленар утырыш һәм икеяклы хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләренә багышланган берничә тематик сөйләшү булачак. Чарада катнашучылар түбәндәге мәсьәләләрне караячак:

- "Россия Федерациясенең һәм Кыргызстан Республикасының транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү";

- "Россия Федерациясенең һәм Кыргызстан Республикасының бердәм цифрлы пространствосын булдыру контекстында товарларны күзәтеп тору мөмкинлеге";

 

- "Агросәнәгать комплексында цифрлы технологияләрне куллану:
 Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының регионара элемтәләрен үстерү факторы";
 

- "Цифр икътисадының үсә башлау шартларында туризм индустриясен үстерү".

Моннан тыш, чараның программасы элемтәләр биржасын үткәрүне күз алдында тота, аның барышында Россиянең эшлекле даирәләре һәм оешмалары вәкилләре потенциаль кыргыз партнерлары белән багланышлар кора алачак.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International