"Миллионга идея" телевизион проектының кастинг-туры кысаларында Казанда 25 бизнес-идея тәкъдим иттеләр

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр "Миллионга идея" телевизион шоуның кастинг-турында 25 перспективалы идея тәкъдим иттеләр. Внешэкономбанк белән НТВ телеканалының уртак проектының икенче сезоны сайлап алу туры Казан федераль университетында үтте.

Чара кысаларында татарстанлылар кулланучының сәламәтлеге торышын күзәтә торган мобиль кушымта; югары куелыктагы нефтьне  катлам астында һәм табигый битумнарны катлам шартларында яхшырту өчен катализаторлар, Бутаков Краны һәм башка идеяләр. Конкурсантларның инновацияле уйлап табуларын жюри  әгъзалары бәяләде, алар арасында Татарстан икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов бар иде. "Төбәкнең эшкуарлык бергәлегенең 160 мең артык вәкиленең күбесе - яшь эшкуарлар. Республикада ярдәмнең төрле программалары бар -  грантлар, микрофинанслау, лизинг һәм гарантия кораллары, булдырылган стартап-инфраструктура. Безнең "Миллионга идея" белән хезмәттәшлегебез конкурсның жюри составында катнашу белән генә чикләнми. Сайлап алу этабында без сәламәтлек саклау, медицина, биотехнологияләр, авиация төзелеше өлкәсендә берничә кызыклы проект күреп алдык. Әлеге проектлар тормышка ашырылырга хаклы, ә базар аларның ни дәрәҗәдә файдалы булуын билгеләр. Министрлык инноваторларның эшкуарлык компетенцияләрен үстерүдә һәм технологик бизнесны алга таба үстерүгә ярдәм итүгә булышырга тели. Безнең инновацияле продуктларны республика белән Россия Федерациясендә генә түгел, ә хатта чит илдә таныту өчен киң мөмкинлекләребез бар", - дип билгеләп үтте икътисад министры урынбасары.

Сайлап алу туры кысаларында Татарстан эшкуарларының иң яхшы бизнес-идеяләре теркәлде.

Охшаш кастинглар инде Санкт-Петербургта, Сочида, Новосибирскта, Самарада булды, якын арада алар Воронежда, Екатеринбургта, Владивостокта булачак. Төбәк этаплары нәтиҗәләре буенча  финалга бөтен Россия буенча 80 стартап чыгачак, аның җиңүчеләре үз проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алачак.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International