Ярдәм һәм бизнес-тренинг чаралары турында консультация. Бүген Эшкуар йортында Ачык ишекләр көне булды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Эшкуарлыкка ярдәмнең нинди чаралары булу һәм аларны ничек алу турында бүген республика эшмәкәрләренә Ачык ишекләр көне кысаларында сөйләделәр. Чара Эшкуар йортында үтте. Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре ярдәм программалары һәм белем бирү семинарлары турында сөйләделәр, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәттеләр. Ачык ишекләр көне кысаларында эшкуарлар "Нетворкинг 24/7" мастер-классында катнаша алдылар. Килүчеләр ничек итеп кызыклы әңгәмәдәш булу һәм файдалы танышлар табу серләре, партнерларны эзләгәндә нинди хаталар җибәрелү ихтималы булу һәм аларны ничек булдырмый калу юллары турында белделәр.

 Ачык ишекләр көне республика җәмәгать кабул итү бүлмәсе кысаларында элемтә каналларының берсе булып тора. Эшкуарлар белән мондый очрашулар һәр ай саен булып торачак. Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

- кайнар линия телефоны  (843) 524-90-90;

- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында интернет кабул итү бүлмәсе http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

-  телеграмм канал @mineconom16;

- республиканың барлык районнары халкы өчен ВКС-элемтә (843) 524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк);

- Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылу - (843) 524-91-11 телефоны буенча);

- Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән очраша һәм аңа "рәсми булмаган шартларда" сорау бирә алачак);

- күпфункцияле үзәкләрдә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе.  Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.

Бердәм кабул итү бүлмәсе, төрле милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмаларның, һәм шулай ук эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International