Ир-атлар өчен түгел. Татарстанда "Эшкуар әни" проекты старт алды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Бизнеста хатын-кызларның фикерләве ирләр фикерләвеннән нәрсәсе белән аерыла – уңай һәм тискәре яклары, хатын-кыз карьерасында – эшкуарлык, тәҗрибәң һәм акчаң булмый торып, үз эшеңне ничек нульдән башлап җибәрергә? Бүген Казанда шушы һәм башка сорауларга җавап эзләнәчәк. Татарстанда беренче мәртәбә "Эшкуар әни" белем бирү тренингы старт алды.  Кулларына каләм һәм блокнот тоткан Татарстаннан 35 әни бүген парта артларына утырды. "Теләге булганнар 400дән артык иде, – дип сөйли Эшкуарларга ярдәм фонды җитәкчесе урынбасары Вячеслав Коваль. – Заявкалар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан гына түгел, хәтта Мәскәү, Ульян, Ижевск һәм Екатерибург шәһәрләреннән дә килде. Бүгенге көндә әлеге тема актуаль булып тора, Фонд тарафыннан декрет ялында утыручы хатын-кызларны укыту өчен махсус белем бирү программасын әзерләү карары кабул ителде".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International