"Эшкуар әни" проектында катнашучылар берничә бизнес-визит ясады. Бүген – анализ көне. Булачак уңышлы бизнес-вуменнар һәр компаниягә бәя бирә, уңай һәм минус якларын тикшерә. Казандагы бер кафе хуҗасы Динә Сафина да тәҗрибә уртаклашты. "Мондый очрашулар рухландырып җибәрә һәм оптимизм өсти. Уңышлы эшкуарлар үрнәгендә тәҗрибә туплау бик мөһим", – дип уртаклашты үзләренең хис-кичерешләре белән проектта катнашучылар.