Татарстанда – иң яхшы бизнес-проект. Җыелма команда WorldSkills Russia кысаларында "Эшкуарлык" компетенциясе буенча җиңүче булды

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Бизнес-проектларны яклау нәтиҗәсендә – алтын. Татарстан Республикасының җыелма командасы эшче һөнәрләр арасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ярышларын "Эшкуарлык" компетенциясе буенча әнә шундый нәтиҗә белән төгәлләде. VI Илкүләм чемпионат финалы Көньяк Сахалинда узды. Анда, 152 мәктәп укучысын да кертеп, 700 артык конкурсант катнашты.

КНИТУ-КАИ студентлары Анастасия Таҗиева һәм Камилә Гайнуллина үз эшеңне алып бару: бизнес-планлаштыру нигезләре, проектны финанслау, маркетинг, салым салу үзенчәлекләре, эшкуарлыкның үсеш тенденцияләре һәм закончалыгы буенча теория белемнәрен дәрәҗәле күрсәтте. Моннан тыш, конкурс кысаларында анда катнашучы кызлар инглиз телен яхшы белүен дә күрсәтте. Татарстаннан яшь профессионалларның бизнес-проекты жюри әгъзаларыннан югары бәя алды. Команда туристларга республиканың кызыклы урыннары белән интерактив уен рәвешендә танышу мөмкинлеген бирә торган "QuestGuide" мобиль кушымтасын күрсәтте. Чыгыш нәтиҗәсе – Мәскәүгә тигез булган 542 баллы җиңү булды.

Әлеге алтын VI Илкүләм чемпионат финалында Татарстанның 27 абсолют җиңүләренең берсенә әверелде. Беренче урыннан тыш, республикада тагын 8 көмеш һәм 9 бакыр медаль дә бар. Әлеге хәл Татарстан командасына WorldSkills Russia йомгаклары буенча иң яхшы җыелма командалар өчлегенә эләгү мөмкинлеген бирде. Медаль зачетындагы лидерлар исәбендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дә бар.

Илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар WorldSkills Russia Илкүләм җыелмасының киңәйтелгән составына кертеләчәк, аларга халыкара беренчелекләрдә ил данын якларга туры киләчәк. Якын киләчәктә – Будапештта Европа чемпионаты (2018 елның сентябре) һәм Казанда дөнья чемпионаты (2019 елның августы). Көньяк Сахалиндагы VI Илкүләм чемпионатта җиңүчеләр 2020 елда Австриядә (Грац) узачак Европа EuroSkills чемпионатында һәм 2021 елда Кытайда (Шанхай) узачак WorldSkills Competition дөнья чемпионатында катнашу өчен дәгъва белдерәчәк.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International