Үсеш өчен яңа импульс. Татарстанның сәнәгый парклары һәм мәйданчыклары процентсыз кредитка өмет итә ала

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында яңа продукт – идарәче компанияләрнең, индустрия паркларының, сәнәгый мәйданчыкларның һәм аларның резидентларының кредитлар буенча процентларын түләүгә чыгымнарны субсидияләү программасы эшли башлады. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин "Татар-информ" МА узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Ул билгеләп узганча, субсидияне алучылар булып идарәче компанияләр һәм аларның резидентлары, шулай ук аккредитацияләнгән сәнәгый мәйданчыкларның һәм паркларның резидентлары тора. Әлеге программаның уникальлеге шунда ки: Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле барлык чыгымнар кайтарыла.

Кредитлар түбәндәге максатларга юнәлдерелергә мөмкин:

- җайланмалар сатып алу;

- мәйданчык территориясендә инженер инфраструктура, җитештерү биналары, корылмалар төзү (реконструкцияләү).

Кредит 2017 елның 1 гыйнварыннан иртәрәк булмаган чорда бер елдан артыграк срокка алынган һәм заявка тапшыру вакытына гамәлдә булырга тиеш. Кредит буенча процент ставкасы Россия Банкы билгеләгән уртача үлчәнгән процент ставкасы зурлыгыннан артып китәргә тиеш түгел. Әлеге мәгълүмат Россия Банкының рәсми сайтында урнаштырыла (2017 елда ставка 14,15%, 2018 елда 12,04% тәшкил итте). Бер алучыга субсидиянең чик дәрәҗәдәге күләме елына 5 млн сум тәшкил итә. Чыгымнарны каплау квартал саен кредит шартнамәсе гамәлдә булган чорда 2020 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләп узганча, әлеге программа шулай ук эшкуарларга үз эшчәнлекләрен үстерүдә каршылыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеген бирәчәк.   

"ПРОФТЕРМО" ЗАВОДЫ" ҖЧҖ идарәчесе Анатолий Цвеер матбугат конференциясендә ассызыклаганча, әлеге программада катнашучы буларак аңа кредитларны түләп бетерүе күпкә җиңелрәк булачак. Ул акчаны җитештерүне алга таба үстерү, асылда, югары технологияле җайланмалар сатып алу өчен тотарга планлаштыра.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International