Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы индустриаль (сәнәгать) парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Чара икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин рәислегендә узды.
Катнашучыларга идарәче компанияләр, индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары һәм аларның резидентларының Россия кредит оешмаларында җиһазлар сатып алу һәм инфраструктура төзелеше өчен алынган кредитлар буенча процентлар тәүләүгә бәйле чыгымнарын субсидияләү программасын тәкъдим иттеләр. Шулай ук идарәче компания җитәкчеләре "Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе" АҖнең ташламалы лизинг җиһазлары программасы һәм "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы гамәлгә ашырган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гарантияле кредит ярдәме чаралары белән танышты.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте