Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада "Пионер" сәнәгать паркында булды. Хәзерге вакытта мәйданчыкның 7 потенциаль резиденты бар. Шулардан берсе - "Камасталь" ҖЧҖ, Фәрит Габделганиев аның вәкилләре белән очрашты. Икътисад министрына хәбәр итүләренчә, буялган катламлы корыч производствосын быелның октябрендә сафка бастыру ниятләнә. Проект инвестицияләренең күләме - 428 миллион сум. Проектны гамәлгә ашыру 60тан артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте