Татарстандагы өлкән сыйныф укучылары "Технологик эшкуарлык" олимпиадасында катнашуга чакырыла

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

"Технологик эшкуарлык" олимпиадасында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда 8-11 сыйныфта укучылар – инженерлык иҗаты белән кызыксынучы һәм инновацияле проектлар ясарга планлаштыручы мәктәп укучылары катнаша ала.

Олимпиада түбәндәге юнәлешләр буенча уза:

- Яңа технологияләр;

- Кулланма биотехнологияләр;

- Мәгълүмат технологияләре;

- Авиатехнологияләр;

- Ресурс саклаучы технологияләр.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлү узарга кирәк: https://olimp.tech/. 2018 елның 13 ноябреннән 17 декабренә кадәр сайлап алу туры узачак, аның кысаларында мәктәп укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә яки оештыручыларның берсе булган университет базасында үтәячәк.  Татарстаннан катнашучылар үз көчләрен Казанның А.Н.Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университеты – КАИ сынап карый алачак.

Әлеге турны уңышлы узган мәктәп укучылары йомгаклау этабына күчәчәк.

"Технологик эшкуарлык" дисциплинаара күп профильле олимпиадасы өченче мәртәбә уздырыла. Ул өлкән сыйныф укучыларында метапредмет компетенцияләрен формалаштыруга, шулай ук иҗади мөмкинлекләрне үстерүгә һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә карата кызыксындыру уятуга юнәлдерелгән. Җиңүчеләр ел саен университетларга кергәндә БДИ буенча 5тән алып 10 кадәр кадәр өстәмә баллар ала. Узган елда анда 7000 артык кеше катнашты, аларның күбесе илдәге алдынгы югары уку йортларына укырга керә алды һәм бүген дә үзләренең новаторлык идеяләрен гамәлгә ашыруны дәвам иттерәләр.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International