Казан агломерациясе муниципалитетлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген Казан агломерациясенең муниципаль берәмлекләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә муниципальара хезмәттәшлекне тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Түбәндәгеләр күздә тотыла:

- агломерацион якын килү, аның нигезендә Татарстанда өч агломерация – Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре билгеләнгән;

- шулай ук муниципальара хезмәттәшлек системасын җайга салу, үзлегеннән үсүгә таянып, муниципаль берәмлекләр стратегияләрен эшләү һәм гамәлгә ашыру.

2016 елда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 45 муниципаль стратегияне эшләү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш башкарылды, аларның һәркайсы бер-берсенә якын урнашкан республика муниципалитетлары белән килешенгән иде.

Үткәрелгән эшкә таяныч белән Икътисад министрлыгы бер агломерациягә кергән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр эшләү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде.

Бирелгән тәкъдимнәр нигезендә бүген Казан агломерациясе муниципалитетлары арасындагы килешүне имзалау муниципальара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру юлында Стратегия-2030 гамәлгә ашыруда мөһим этап, шулай ук муниципалитетлар тарафыннан уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен норматив нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International