"Кластерлар үстерү беренчелеге" IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 500дән артык катнашучы җыячак

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

2018 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Казанда "Кластерлар үстерү беренчелеге" халыкара конференциясе узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы, "РВК" АҖ, "Иң югары икътисад мәктәбе" ФТУ ярдәмендә "ИННОКАМ" ассоциациясе оештыра.

Олег Пелевин билгеләп узганча, конференция дүртенче мәртәбә уздырыла. Быел ул кластерлар, инновацияләр белгечләренең глобаль челтәре һәм TCI Network көндәшлеккә сәләтле булу химаясендә узачак.

Чарада 500дән арты кеше катнашыр дип көтелә. Болар хакимият органнары вәкилләре һәм барлык дәрәҗә үсеш институтлары, кече һәм урта бизнес субъектлары, фәнни-белем бирү бергәлекләре, кластер оешмалары һәм кластерлы үсеш үзәкләре, Россия Федерациясе төбәкләреннән инновацияле инфраструктура объектлары вәкилләре, Европа һәм Азия-Тын Океан төбәге илләреннән экспертлар. Бүгенгә үзенең катнашачагы турында Россиянең 25 төбәгеннән һәм 6 чит илдән вәкилләр раслаган.

Быел конференция төбәкләр һәм кластерлар өчен илкүләм һәм федераль инициативаларны тормышка ашыруда катнашуның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышуга багышланачак. "Фикер алышу өчен төп темалар түбәндәгеләр булачак: хакимият органнары, бизнес, мәгариф һәм фән арасында диалог коралларын формалаштыру, шулай ук илкүләм проектларны тормышка ашырганда кластерларның урынын һәм ролен билгеләү", – дип сөйләде "ИННОКАМ" ассоциациясе президенты Ләйсән Әбҗәлилова. – Чараларның тулы бер блогы глобаль һәм төбәк икътисадларын цифрлаштыруга, бизнес-процессларны үзгәртеп коруга һәм яңа бизнес моделләрен формалаштыруга багышланган". "Инновация эшчәнлеген үстерү өчен цифрлы платформалар" түгәрәк өстәле кысаларында "Россиянең ачык инновацияләр үзәге" яңа интернет-порталы күрсәтеләчәк, ул Россиядәге ачык инновацияләрдә уйнаучыларны берләштерә торган коммуникация мәйданчыгына әйләнәчәк.

Чара кысаларында анда катнашучылар, асылда, кече һәм урта бизнес субъектлары экспортерларга финанс булмаган ярдәм чаралары һәм технологияләрне һәм продуктларны тышкы базарларга чыгару ысуллары белән таныша алачак.

Ачык диалог форматында Россиянең һәм чит илләрнең кластер оешмалары вәкилләре биомедицина кластерларын үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен караячак.

Конференциянең соңгы көнендә Татарстанның берничә инновацион, мәгариф һәм спорт инфраструктурасы объектларына танышу турлары оештырылачак.

Спикерлар билгеләп узганча, конференциядә эшләүнең төп нәтиҗәсе яңа федераль инициативаларда катнашу өчен төбәкләр һәм кластерлар тоткан урынны билгеләү, илкүләм проектлар контекстында төбәк үсеше өчен өстенлекләр формалаштыру булырга тиеш.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International