Татарстанның өлкән сыйныф укучылары "Замана кешесе икътисад һәм эшкуарлык дөньясында" исемле эссе бәйгесендә катнаша ала

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

8-11 сыйныф укучылары "Замана кешесе икътисад һәм эшкуарлык дөньясында" исемле эссе бәйгесендә катнашырга чакырыла.

Эссе темасы сыйфатында, автор үзе сайлаганча, танылган кешеләр, фикер ияләре, җәмәгатьчелек фикере вәкилләре, сәясәт, фән эшлеклесе, публицистларның түбәндәге юнәлешләрдә әйтелгән цитатасы яки афористик гыйбарәсе китерелә:

- Россия эшкуарлыгы тарихы.

- Заманча икътисад шартларында фирманың (предприятиенең) көндәшле өстенлекләре. 

- Санлы икътисад чорында яшьләр эшкуарлыгы. 

- Бизнес өчен санлы икътисад.

- Санлы икътисадта җитештерү факторлары һәм роле.

- Санлы икътисадта финанслар.

- Дәүләт һәм бизнесның икътисадый куркынычсызлыгы.

- Бүгенге дөньяда салымнар.

- Санлы икътисадта акчалар һәм банклар.

- Икътисадта финанс мәгълүматының дөреслеге.

- Санлы икътисадта исәпле мәгълүмат.

Конкурс эше сайланган теманың тасвирламасын, аның актуальлеген, авторның шәхси позициясен, проблеманы эшкәртүгә фәнни карашны, сайланган тема кысаларында әдәбият һәм чыганакларның анализы һәм куллануны (кирәк очракта) үз эченә алырга тиеш.

Эссе кәгазь яисә электрон туплагычларда кабул ителә. Эшләрне 28 декабрьгә кадәр түбәндәге адреска яки электрон почтага юлларга кирәк: 410003, город Саратов, ул. Радищева, д. 89, ССЭИ, отдел довузовской подготовки,  dovuz00@mail.ru.

Конкурсны оештыручы - Г.В.Плеханов ис. РИУ Сарытау социаль-икътисад институты  (филиал)

Белешмәләр өчен телефон (Сарытауда) - 8(8452) 211-780.

Конкурс нигезләмәсе белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://www.seun.ru/content/info/learndepart/dovuz/3/konkurs-esse-dlya-shkolnikov.php?sphrase_id=314681

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International