Алабуга районы һәм Чаллы Иҗтимагый советларында Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Алабуга һәм Чаллыда Иҗтимагый совет утырышлары узды. Чараларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Фикер алышу өчен төп мәсьәлә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә кертелә торган үзгәрешләр булды. Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, кайбер үзгәрешләрне кертү билгеле бер факторлар белән бәйле, шул исәптән:

- федераль дәрәҗәдә стратегик документлар кабул итүгә (төбәкләр сәясәте, 2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында Россия Президенты Указлары),

- үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре,

- барлык мәнфәгатьле яклар - хакимият органнары, предприятиеләр һәм оешмалар, җәмәгатьчелек һәм i.tatarstan2030.ru стратегик инициативалар сайты аша гомумән халыкның тәкъдимнәре белән.

Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы һәм Чаллының Иҗтимагый советлары республиканың Үсеш стратегиясенә кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International