"Ел эшкуары. Алтын йөзлек" конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга 3 көн калды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

14 декабрь - Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында "Ел эшкуары. Алтын йөзлек" конкурсына гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Бүген "Татар-информ" МАда узган брифингта конкурс шартлары турында сөйләделәр.

Әлеге конкурста катнашу өчен  100rt.ru сайтында гариза тутырырга һәм бизнес төзү тарихы һәм эшчәнлек барышында казанышлар темасына эссе язарга кирәк.

Быел конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узачак:

1. Җитештерү

2. Хәләл: җитештерү һәм хезмәтләр

3. Предприятие – Экспортер

4. Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе

5. Төзелеш

6. Транспорт

7. Авыл хуҗалыгы

8. Хезмәтләр өлкәсе

9. Социаль өлкәдә эшкуар

10. Яшь эшкуар

Бизнес өчен күп функцияле үзәк җитәкчесе Линара Борханова билгеләп үткәнчә, бүген тапшырылган заявкалар буенча "Хезмәтләр өлкәсе" номинациясе лидер булган, икенче урында - "Яшь эшкуар" номинациясе һәм  бирелгән гаризалар саны буенча өченче урында "Җитештерү" номинациясе. Быел конкурс номинацияләре исемлегенә беренче тапкыр "Хәләл: җитештерү һәм хезмәтләр" номинациясе кертелгән.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры урынбасары Римма Хөсәенова кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләде.

Үз идеяләре һәм мөмкинлекләре хакында махсус "Спорт" номинациясендә "Россиянең яшь эшкуары - 2018" Бөтенроссия конкурсының федераль этабы җиңүчесе Тимур Демин сөйләде.

Матбугат-конференциясенең видеоязмасы: https://www.youtube.com/watch?v=PfguRie-8k0

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International