Наталья Таркаева Чаллыда моношәһәрләрне үстерү программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Чаллыда Моношәһәрләр фонды вәкилләре һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты. Ул искәрткәнчә, Татарстанда җиде моношәһәр исәпләнә: Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәр төрендәге бистәсе. "Республика моношәһәрләрендә 1 миллионнан артык кеше яши, - дип белдерде Таркаева. - Чаллы - зурлыгы буенча илдә икенче моношәһәр".
Искәртеп үтәбез, республикада Фонд белән берлектә уртак сигез проект гамәлгә ашырыла, шуларның алтысы - Чаллыда һәм берешәре Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада. Бу сәнәгать предприятиеләре һәм индустриаль парклар өчен инженерлык коммуникацияләрен төзү.
Моннан тыш, Чаллыда инвестиция проектларына ярдәм өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) кысаларында салым ташламалары белән гамәлгә ашырыла. Узган атнада "Чаллы" өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резидентлары билгеләнде - "ЗИАС МАШИНЕРИ ПОВОЛЖЬЕ" ҖЧҖ һәм "Графит Плюс" ҖЧҖ.
Беренче оешма асылма вентиляцияле фасад конструкцияләрен җитештерүне гамәлгә ашыра. Проектка 66 миллион сумнан артык акча салыначак. 31 яңа эш урыны булдыру көтелә.
Икенче резидент электр машиналары өчен электр графитлы щеткалар җитештерәчәк. Инвестицияләр күләме 126 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Предприятиедә 120 яңа эш урыны булдырылар дип ниятләнә.
 
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International