17 декабрьгә кадәр "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсына заявкалар кабул ителә

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы старт алды. Анда сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендәге 40 яшькәчә булган профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлап чыгучы студентлар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: https://lokomotiv-tatarstan.com/participants/sign_up. Заявка бирү кампаниясе 17 декабрьгә кадәр уздырылачак. Шуннан соң конкурсның беренче этабы старт ала. Ул тест һәм онлайн-кейсларны чишүне үз эченә ала. Биремнәрне уңышлы үтәгән катнашучылар икенче турга узачак, ул белем бирү программасыннан һәм остазлар белән эшләүдән гыйбарәт. Министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең, зур предприятиеләрнең җитәкчеләре, Татарстан Республикасы бизнес-бергәлеге вәкилләре конкурсантларга үз белемнәрен уртаклашачак. Проектта катнашучыларны шулай ук гамәли модуль көтә - икътисадның реаль секторында тәҗрибә алу һәм аны үстерү. Яшь белгечләр республикадагы һәм илдәге сәнәгать компанияләренең һәм инновацион инфраструктураның эшчәнлеген өйрәнәчәк. Конкурс финалында әйдәп баручы предприятиеләрдән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан кейс-чемпионат уздырылачак.

Конкурска 2019 елның февралендә йомгак ясалачак.

Проектта җиңүчеләр Татарстан предприятиеләрендә стажировка узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеген алачак. Эше булган финалистлар үзләренең профессиональ күнекмәләрен үстерү һәм карьерада үсүгә дәгъва белдерү мөмкинлеген алачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International