Бүген Кемерово өлкәсе делегациясенә ZakazRF электрон сәүдә мәйданчыгы тәкъдим ителде

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Бүген Губернатор Сергей Цивилев җитәкчелегендә Кемерово өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын өйрәнде. Татарстан Икътисад министрлыгында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбсары Юрий Камалтынов һәм ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин белән очрашу узды. Республиканың Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер ZakazRF электрон сәүдә мәйданчыгын - Дәүләт һәм муниципаль заказчылар ихтыяҗы өчен электрон аукционнарның федераль мәйданчыгын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Агентлыкның төп юнәлешләре - электрон сәүдә процедуралары өлкәсендә үтәкүренмәлелекне, ачыклыкны һәм тигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасында инвестиция потенциалын арттыру һәм социаль, җитештерү-кооператив һәм интеграцион багланышларны үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү.

Очрашуда шулай ук "Колмар" ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Анна Цивилева, Кемерово өлкәсе Халык депутатлары советы Рәисе Вячеслав Петров, РФ Федераль Җыены Федерация советы әгъзасы - Кемерово өлкәсенең дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Алексей Синицын, РФ Федераль Җыены Федерация советы әгъзасы - Кемерово өлкәсе Халык депутатлары советы вәкиле Дмитрий Кузьмин һәм башкалар катнашты.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International