Төштә - бизнес, өндә - бүләк. Бүген Казанда "Алтын йөзлек - 2018" исемнәре аталды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2 ай эчендә башлап җибәрүче эшкуар 2000 тирәсе кешенең чәчен кискән. Үзенең уңыш тарихы белән ул "Ел эшкуары. Алтын Йөзлек" конкурсы этапларының берсендә уртаклашты, әлеге чараны Татарстанның Икътисад министрлыгы һәм республиканың Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды уздырды. "Эшкуарлык фабрикасы"нда белем алдым, япон чәчтарашларына кагылышлы идея ошады. Чәчтарашханә ачу урынын төштә күрдем. Үз көчем белән ремонт ясадым, җайланмаларга заказ бирдем. Һәм менә көтелгән ачылыш, мин моны гомерем буе көттем! Мин эшкуар булырга хыялландым", - дип сөйли Айдар Сәгыйров. Аның бизнесына берничә ай гына, ләкин бүген эшкуар инде "Алтын йөзлек"кә керә.

Республикадагы иң яхшы эшкуарларның исемнәрен бүген Эшкуар йортында атадылар. Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, "Алтын йөзлек"тә катнашу бизнесны үстерергә булыша. "Эшкуар булу - абруйлы һәм файдалы", - дип ассызыклады Шәйхраҗиев.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин сөйләгәнчә, конкурс 2014 елдан бирле уздырыла. Быел ул 10 номинация буенча узган:

1.         Җитештерү

2.         Хәләл: җитештерү һәм хезмәт күрсәтүләр

3.         Предприятие – Экспортер

4.         Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе

5.         Төзелеш

6.         Транспорт

7.         Авыл хуҗалыгы

8.         Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе

9.         Социаль өлкәдә эшкуар

10.       Яшь эшкуар

Рөстәм Сибгатуллин фикеренчә, конкурсның төп максатлары булып Татарстанда бизнес үсешенә ярдәм итү, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен арттыру һәм җәмгыятьтә эшкуар статусын үстерү тора.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International