Бүген Казанда кече һәм урта бизнесны үстерү турында журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне атадылар

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар республика конкурсына 100 артык иҗади эш килде. Иң яхшы эшләрнең авторларын бүген Эшкуар йортында атадылар. Бүләкләү тантанасында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР икътисад министры Фәрит Абдуллин, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин катнашты.

Җиңүчеләр:

- "Иминлекле эшкуарлык климаты" номинациясендә - "ВГТРК" ФДУП филиалы "Татарстан" корреспонденты Айнур Вәлиәхмәтов,

- "Сәнәгый эволюция" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Теләче" газетасы корреспонденты Фәнил Нигъмәтҗанов,

- "Конкуренция стандарты" номинациясендә - "Яңа гасыр ТРК" АҖ - "Болгар радиосы" алып баручысы Наилә Гыйбадуллина,

- "Сәнәгый мәйданчыклар резидентлары" номинациясендә - "ВГТРК" ФДУП филиалы "Татарстан" ДТРК корреспонденты Карина Насретдинова,

- "Файдалы контракт" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Челны-ТВ" ТРК корреспонденты Гүзәл Габдуллина,

- "Хәләл-индустрия" номинациясендә - "Реальное время" интернет-газетасы корреспонденты Мария Горожанинова,

- "Җәмгыять файдасына" номинациясендә - TatCenter интернет-порталы корреспонденты Юлия Амочаева,

- "Тагын да тапкыррак" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Йолдыз" газетасы корреспонденты Ләйлә Шиһабиева,

- "Казанышлы ачылышлар" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы Актаныш-информның радиотапшырулар буенча директоры урынбасары Әлфия Мөхәммәтова,

- "Татарстанда эшләнгән" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Трудовая слвава" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова,

- "Бизнес өчен КФҮ" номинациясендә - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Безнең Чирмешән" газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров,

- "Сыналган бизнес" номинациясендә - "Яңа Гасыр ТРК" АҖ корреспонденты Анна Городнова.

Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уздырылды. Ул эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыруга, эшкуарның уңай образын формалаштыруга, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны актуальләштерүгә юнәлдерелгән.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International