Бизнесны башлау һәм үстерү өчен "Бизнес класс"

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә, уңыш казанган бизнесменнарның тәҗрибәсен өйрәнергә, иң популяр хаталарны булдырмаска һәм үз табышыңны арттырырга.

Татарстанда эшкуарлык эшчәнлеген дөрес алып барырга өйрәтәләр. Үз эшеңне үстерү өчен "Бизнес класс" бушлай программасы Google компаниясе һәм Сбербанк тарафыннан эшләнгән.

Биш айлык курс бизнесны уңышлы алып бару өчен яңа белемнәр алырга теләгән эш башлап килүче һәм эшен дәвам итүче эшкуарларга исәпләнгән. Бүгенге көндә республикада 35 000нән артык кеше уку узып, сертификатлар алган.

Программаның максаты - илнең икътисадый үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдыру, бизнесны үстерүгә булышучы өр-яңа методикаларны гамәлгә кертү.

"Бизнес класс" бушлай программасына https://www.business-class.pro сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

 

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International