Министрлыкта югары уку йортлары вәкилләре белән Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фондына теләктәшлек турында сөйләштеләр

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген югары уку йортлары вәкилләре белән Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фондының теләктәшлек программалары буенча конкурсларда Татарстан Республикасының катнашуын активлаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Татарстан университетлары Инновацияләргә ярдәм итү фондының теләктәшлек программалары буенча конкурсларда активрак катнашырга тиеш, моның өчен республикада кирәкле бөтен нәрсә бар, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева.

Ул нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, 2018 елгы Россия Инновацион төбәкләре рейтингында югары позицияне билгеләп үтте.

Киреева программа буенча Инновацияләргә ярдәм итү фонды теләктәшлек күрсәткән проектларга аерым игътибар бирде. Проектлар саны буенча Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (11 проект) һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (11 проект) алда бара. А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның һәм Казан дәүләт энергетика университетының 9ар проект.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International